Син Дэ Болыт, Мин Дэ Болыт

Син Дэ Болыт, Мин Дэ Болыт

Алсу Азат Фазлыевлар

Длительность: 3:40
Год: 2023
Скачать MP3

Текст песни

Йөзә зәңгәр күктә мамык болыт
Карап торам аңа онытылып
Илтә җилләр аны кай тарафка?
Ул да минем кебекме ярата?
Болыт сыман зәңгәр синең күзләр
Хәтеремдә сөям дигән сүзләр
Болытларны икәү без озаттык
Вәгьдә биреп мәңгегә яраттык
Син дә болыт, мин дә болыт
Яуыйк җиргә яңгыр булып
Йөзик зәңгәр киңлекләрдә
Яратып һәм яратылып!
Син дә болыт, мин дә болыт
Яуыйк җиргә яңгыр булып
Йөзик зәңгәр киңлекләрдә
Яратып һәм яратылып!
Җилкән булыр безгә, җылы җилләр
Иркәләп һәм назлап, иртән исәр
Без дә күктә шулай, агылырбыз
Ак болытлар кебек, ашыгырбыз
Болыт сыман синең, зәңгәр күзләр
Сине генә йөрәк һәрчак эзләр
Күкләргә күтәргән, мине болыт
Яши хыялымда, тик син булып
Син дә болыт, мин дә болыт
Яуыйк җиргә яңгыр булып
Йөзик зәңгәр киңлекләрдә
Яратып һәм яратылып!
Син дә болыт, мин дә болыт
Яуыйк җиргә яңгыр булып
Йөзик зәңгәр киңлекләрдә
Яратып һәм яратылып!
Син дә болыт, мин дә болыт
Яуыйк җиргә яңгыр булып
Йөзик зәңгәр киңлекләрдә
Яратып һәм яратылып!
Син дә болыт, мин дә болыт
Яуыйк җиргә яңгыр булып
Йөзик зәңгәр киңлекләрдә
Яратып һәм яратылып!
Йөзик зәңгәр киңлекләрдә
Яратып һәм яратылып!