Бер Егет Гармун Сайлый

Бер Егет Гармун Сайлый

Салават

Альбом: Сонлама
Длительность: 3:24
Год: 2002
Скачать MP3

Текст песни

Бармаклары белән гүя
Гармун телләрен саный
Берсен ала, берсен куя
Бер егет гармун сайлый

Гармун сайрый сандугачтай
Гармун сайрый да сайрый
Көйгә көйне ялгый-ялгый
Бер егет гармун сайлый

Уйнамый түзеп буламы
— Кулда гармун булганда?!
Тын гына торып кара син
Җаның моңга тулганда

Гармун сайрый сандугачтай
Гармун сайрый да сайрый
Көйгә көйне ялгый-ялгый
Бер егет гармун сайлый

Кызлар күңелен җилкетер
Гармуннар бармы монда?
Тукта-тукта, нинди көй бу?
Йөрәкне урый моңга!

Гармун сайрый сандугачтай
Гармун сайрый да сайрый
Көйгә көйне ялгый-ялгый
Бер егет гармун сайлый